Галим-зоолог, теле-алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Дроздов эш визиты белән Лаеш районында булды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Абдулганиев озатуында ул Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралан участогына барды. Исегезгә төшерәбез, монда кар барслары үрчетү буенча үзәк булдыру планлаштырылган. Бу турыда карар РФ Президенты Владимир Путинның хайваннарның әлеге төрен саклау турындагы хәбәреннән соң кабул ителде.
Николай Дроздов Лаеш районының Атабай урман участогында урнашкан кар барслары үрчетү Үзәге төзелеше урынын карады һәм Идел-Кама тыюлыгы хезмәткәрләре белән аралашты. Ул мондый проектларны уңышлы гамәлгә ашыруның хайваннардан түгел, ә кешеләрдән торуын билгеләп үтте. “Проектның уңышлы буласына ышанам, чөнки республикада фәнни бердәмлек бик көчле, төбәк һәм район җитәкчелегенең экология мәсьәләләренә мөнәсәбәте дә кар барсларын үрчетү буенча Үзәк булдыруга этәргеч бирә”, - диде Николай Дроздов.
Фәрит Абдулганиев сүзләре буенча, Үзәк төзү тиздән башланачак, тыюлыкта беренче барс балалары киләсе елга ук барлыкка килергә мөмкин. Шуны билгеләргә кирәк, Лаеш районында үстерелгән кар барслары киләчәктә Красноярск краеның Саян-Шушено тыюлыгына урнаштырылачак, аның белән инде кирәкле килешүгә ирешелгән. “Нәкъ менә монда, шушы рельеф һәм шартлар булган участокта кар барслары үрчетү буенча Үзәк булдырыла ала. Без хәзер зур юл башында торабыз”, - дип өстәде министр.
Михаил Афанасьев проектның гамәлгә ашырыласына ышаныч белдерде. “Безнең өчен кар барсы үрчетү буенча Үзәк булдыру тагын шул яктан да мөһим: тыюлык үзе һәм аның сак зонасы әлеге территориядә теләсә нинди хуҗалык эшчәнлеге алып баруны тыя. Шуңа күрә проектның социаль әһәмияте булачак, бу эш урыннары да, танылу да, җәлеп итү сәләте дә”, - дип билгеләде Лаеш районы башлыгы.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте