Пенсия фондын тап

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

2017 елда Татарстан Республикасының бар шәһәрләрендә һәм районнарында Пенсия фонды биналары фасадларында ПФР логотибы рәвешендә яктылык кронштейннары урнаштырылды. Өстәмә яктылык исәбенә якты вывеска тәүлекнең караңгы вакытында да Пенсия фондының территориаль органын танырга ярдәм итә.

Әлеге модернизацияләү аркасында гражданнар ПФРның клиентлар хезмәтен җиңел генә таба һәм үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация артыннан мөрәҗәгать итә алалар.

Шулай ук территориаль Пенсия фондын ПФРның мобиль кушымтасыннан файдаланып та табарга мөмкин, анда барлык клиентлар хезмәтләре билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International