18 декабрьдә Лаеш районында телекүпер ярдәмендә тантаналы төстә продукт суыртучы яңа «Ковали-1» һәм «Михайловка-1» станциясен эшләтеп җибәрделәр. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» ПАО вице-президенты Алексей Сапсай, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев катнашты.
Инвестиция проекты Россиянең энергетик стратегиясенә ярашлы төстә Приморск порты юнәлешендә («Север-25») дизель ягулыгы җибәрүне елына 25 миллион тоннага кадәр арттыруны күздә тота. Ике станцияне дә «Ковали-1» ППС операторныеннан җибәрделәр. Объектлар нефть продуктлары җибәрүнең арттырылган күләмен тәэмин итәчәк, шул исәптән Татарстанның «ТАИФ» һәм «ТАНЕКО» заводларының җитештерүен дә шул тәртиптә 3,2 һәм 3,8 миллион тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Транснефть» ПАО вице-президенты Алексей Сапсай Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев озатуында яңа «Ковали-1» ППСының янгын сүндерү станциясен, магистраль насосныйны, операторныйны һәм комплектлы трансформатор подстанциясен карадылар. Тантаналы ачу вакытында «Транснефть-Прикамье» АҖнең һәм подряд оешмаларының кайбер хезмәткәрләре бүләкләр, ТРның атказанган хезмәткәре исеме алдылар, куелган бурычларны уңышлы үтәүләре өчен рәхмәтләр белән билгеләнделәр.
Чара алдыннан Лаеш районының Комлы Ковали авылында Рөстәм Миңнеханов 220-285 км участогында «Миннибаево-Казань» реконструкцияләнгән газүткәргечен сафка кертү тантанасында катнашты.
Монда «Богородское» газ бүлү станциясен ачу булды. Ул Казан шәһәренең һәм шәһәр янының, аерым алганда, Лаеш районының һәм гомумән "Большая Казань" проектының газга ихтыяҗын уннарча елга алдан тәэмин итә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте