Лаеш көрәшчесе Байлар Сабасыннан җиңү яулап кайтты

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Узган ялларда Байлар Сабасында көрәш буенча Н.Х.Хәмидуллин истәлегенә багышланган ярышлар үтте. Әлеге чарада 150дән артык яшь көрәшче катнашты, алар арасында Лаеш районы вәкилләре дә бар иде.

Нәтиҗәдә 43 кг үлчәү категориясендә Хәерби авылыннан Рәзил Исхаков икенче урын алды.

Рәзилне һәм тренеры Фәрит Гаязовны котлыйбыз!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International