Бүген Лаеш муниципаль районыннан 30 бала Казанның “Әкият” курчак театрында үткән хәйрия яңа ел чыршысында катнашты. Безнең район делегациясен Лаеш муниципаль район башлыгы урынбасары – Борһанова Татьяна Петровна җитәкләде.
Барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте.
Яңа ел бәйрәме җылы һәм истә калырлык булды. Яшел чибәркәй әйләнәсендә балалар әкият геройлары белән бергә әйлән-бәйлән йөрделәр, җырладылар һәм уйнадылар, «Малыш и Карлсон» курчак тамашасын карадылар һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләкләр алдылар.