Ул күп кенә интеллектуаль уеннар, аерым алганда «Что? Где? Когда?», «Своя игра» һәм «Брейн-ринг» җиңүчесе. “Своя игра”да ул рәттән 6 тапкыр җиңеп хәтта автомобиль ота алган.
Анатолий Вассерман 1952 елның 9 декабрендә совет һәм украин теплофизигы Александр Анатольевич Вассерман гаиләсендә туган. Чыгышы белән ул украин шәһәре Одессадан, хәзер Мәскәүдә яши һәм эшли. Аның өч югары белеме бар. Белгечлеге буенча ул журналист, политконсультант һәм политтехнолог.
Очрашуда катнашучыларга башта интеллектуаль уеннар тарихы турында сөйләделәр, А.А.Вассерман катнашында телевизион уеннардан өзекләр күрсәттеләр, аннан соң онлайн-әңгәмә булды.