Район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрен йөреп чыкты

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрен йөреп чыкты. Башта ул 25 Октябрь исемендәге поселокта булды. Монда 2018 елда яңа клуб төзү планлаштырыла. Михаил Афанасьев аны урнаштыру мөмкин булган территорияләрне һәм мәдәният йортының иске бинасын карады. Район башлыгы поселокны караган чакта үз янына килгән кешеләрдән аларның яңа клубны кайда күз алдына китерүләре турында кызыксынды. Авыл кешеләре аңа да сораулар бирделәр. Аннан соң Михаил Афанасьев җирле акушерлык-фельдшерлык пунктын карады һәм медицина хезмәткәрләре белән аралашты. Алар ФАПны торак йорттан күчерү буенча планнар һәм әлеге бинаны яшь белгечләр өчен торак буларак файдалану турында фикер алыштылар.

Аннан соң ул Атабай авылына барды, анда инде җирле мәдәният йортын капиталь ремонтлыйлар. Исегезгә төшерәбез, бу турыда карар авыл мәктәбе территориясендә РФ Герое Марат Әхмәтшинга бюст ачылу көнендә авыл кешеләренең шул турыдагы мөрәҗәгатеннән соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Михаил Афанасьев төзелеш эшләре барышы белән танышты һәм объект подрядчылары белән аралышты.

Авыл җирлекләрен йөреп чыгу нәтиҗәләре буенча, район башлыгы җаваплы берләшмәләр җитәкчеләренә кирәкле күрсәтмәләр бирде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International