Саескан әкиятләре

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Шат күңелле Буратиноны һәм аның дуслары - җитез Арлекиноны, моңсу Пьеро һәм шәмәхә чәчле Мальвинаны кем генә белмидер. Аларны хәтта укый белмәгән кечкенә балалар да белә. Чөнки алар һәркем яраткан «Золотой ключик, или Приключения Буратино» әкияте геройлары. Ә бу әкиятне танылган рус язучысы А.Н.Толстой язган, гыйнварда исә аның юбилее билгеләп үтелә. Әмма күпләр аның башка кызыклы әкиятләр дә иҗат итүен белмиләр. Китап укучыларны алар белән таныштыру өчен Габишево китапханәсе китапханәчеләре беренче сыйныф укучыларына «Сказка – ложь, да в ней намек» әдәби сәяхәтенә чыгарга тәкъдим иттеләр. Толстой ике җыентык - «Сорочьи сказки» һәм «Русалочьи сказки»ны язган һәм кечкенә балалар өчен автор эшкәртүендә күп кенә рус халык әкиятләрен җыйган. Балалар барлык әкият геройлары турында да игътибар белән тыңладылар. Аннан соң яшь китап укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, «Золотой ключик…» әкияте буенча конкурсларда: «Узнай героя по описанию», «Волшебный сундучок», «Кому принадлежат эти предметы?», «На пруду у Черепахи Тортиллы», «Восстанови цепочку событий» һәм башкаларда катнаштылар. Чара азагында Буротино турында атаклы әкияттән өзек карадылар. Барлык катнашучылар призлар белән бүләкләнде.  

Фото авторы Самарханова М.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International