Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Н2О – Реки Татарстана» дигән күчмә күргәзмәне ачу булды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

31 гыйнварда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгыннан «Н2О – Реки Татарстана» дигән күчмә күргәзмәне ачу булды. Ул Татарстанның зур һәм кече елгалары турында сөйли. Күргәзмәдә 15 елга тәкъдим ителде. Һәр елга үзенең килеп чыгышы буенча уникаль. Мәсәлән, Карла елгасы (Буа районы) янында метеорит төшүдән барлыкка килгән кратер бар.

Күргәзмәгә беренче булып Лаеш шәһәре мәктәпләренең югары сыйныфлары укучылары килде. Аларга уен формасында флора һәм фауна үсеше чорлары турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.

Укучылар безнең республиканың тыюлыклар булган төрле почмаклары буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар, саклана торган табигый һәйкәлләр белән таныштылар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының төрле вәкилләре турында белделәр.

Һәр мәктәп бүләккә «Детское экологическое движение в Республике Татарстан» дигән танып-белү китабы алды.

«Н2О – Реки Татарстана» күргәзмәсе 2018 елның 1 мартына кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International