“Лаеш интернат мәктәбе” ГБОУ базасында «Инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның нәтиҗәле һөнәр сайлавын үстерү» темасы буенча коррекция мәктәпләре директорларының республика киңәшмәсе булды.
Һөнәр сайлау – комплекслы проблема, аны хәл итү психологдар, педагоглар, медиклар, гаилә, барлык төр белем бирү һәм тернәкләндерү учреждениеләре, предприятиеләр, массакүләм мәгълүмат чараларының уртак эше ярдәмендә тәэмин ителә.
Киңәшмә эшендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Һадиуллин һәм мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Федорова Тамара Трофимовна катнашты. Район администрациясеннән киңәшмәдә башлык урынбасары Т.П.Борһанова һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Г.Карсалов булды.
Инвалидларның иҗтимагый оешмаларын бөтенроссия сукырлар җәмгыяте (Федорин Владимир Алексеевич) һәм бөтенроссия сукырлар җәмгыяте (Матяш Венера Мунировна) республика бүлекләре җитәкчеләре тәкъдим итте.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук мәктәптә һөнәр сайлау эшен оештыру белән таныштылар, мәктәп остаханәләрендә һәм түгәрәкләрендә булдылар, тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәдә катнаштылар. Кунаклар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һөнәрне дөрес сайлавын билгеләү буенча эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләделәр.