Бүген Лаешта Россия МЧСының Татарстан Республикасы Баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәт берләшмәләре арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетергән вакытта авария-коткару эшләре үткәрү буенча республика ярышларының финал этабы төгәлләнде.
ТР ФПС берләшмәләре арасында иң яхшы команда исеме өчен көрәшкә 11 команда кушылды, алар зона ярышлары нәтиҗәләре буенча иң көчле булып калганнар. “Бу ярышлар юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләренбетергән вакытта авария-коткару эшләре үткәргәндә янгынга каршы көрәшүчеләрне әзерләү дәрәҗәсен күтәрү өчен үткәреләләр”, - дип билгеләде чарада катнашкан Идарә начальнигы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Марсель Шәфигуллин.
Ярышлар йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәне Әлмәт районы 77 янгынга каршы-коткару частенең 2 отряды янгын сүндерүчеләре (килешү буенча) күрсәтте. Икенче урында Түбән Кама шәһәренең 37 янгынга каршы-коткару частенең 1 отряды командасы (килешү буенча). Өченче урынны Яр Чаллы шәһәренең 89нчы янгын сүндерү-коткару частенең 15 отряды янгын сүндерүчеләре алды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте