2018 елның төп вакыйгасы –Россия Федерауциясе Президентын сайлау алдыннан Орел авылы китапханәсе “Без сайларге өйрәнәбез” мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрде. Максаты – булачак сайлаучыларның хокукый кулЬтурасын үстерү. Чара барышында китапханәче Ф.В.Садриева укучыларны сайлау хокукы тарихы, төшенчәсе һәм принциплары, сайлау компаниясенең төп этаплары белән таныштырды. Шулай ук һәр булачак сайлаучы дөрес сайлау ясасын өчен сайлаучыларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат тыңладылар. Аннан соң укучылар “Син – булачак сайлаучы” тесты сорауларына җавап бирделәр һәм “Булачак сайлаучылар белергә тиеш” белешмәлекләре алдылар.
Китапханәдә “Без сайларга өйрәнәбез” дигән китап киштәсе ясалган иде.