“Туган Кама елгабыз”

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәренең 1 гимназиясендә шундый исемндәге презентацияне карау һәм фикер алышу булды. Ул әлеге гимназиянең 2 һәм 4 сыйныф укучылары белән ирекле “Язгы игелек атнасы – “Игелекле Татарстан” игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында үткәрелде.

14 мартта күп кенә илләрдә Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Әлеге чараның максаты үсмерләрдә дөньяга дөрес караш формалаштыру, аларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Балаларга елгалар, күлләр, сулыкларның су киңлекләрен саклауның кирәклеге турында сөйләделәр. Үз шәһәреңдә һәм тулаем планетада чисталык турында кайгыртырга тәкъдим итттеләр.

Үсмерләр Кама, Идел һәм аларның кушылдыклары турында мәгълүматны игътибар белән карадылар һәм тыңладылар.

Чарада 30 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International