Крестьян-ферсер хуҗалыкларына,шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү өчен Лаеш районы администрациясе “Казан МЭЗ”ы заводы белән бергәләп бушлай нигездә 100 тонна күләмендә шрот бүлеп бирәчәк. Әлеге ярдәм район хуҗалыкларында асралучы 534 баш мөгезле эре терлекне үз эченә алачак.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте