Лаеш районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол буенча ярышлар төгәлләнде. Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны “Ферекс” командасы, 2 урынны “Бергауф”, 3 урынны “Россия Почтасы” командасы алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов тапшырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте