Ирекле “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Алтын көз” халыкка комплеслы социальхезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Гүзәл Садыйкова Державино авылы мәдәният йортында үзе хезмәт күрсәтүчеләр өчен «Ветераны живут рядом» темасына әдәби-музыкаль бәйрәм программасы оештырды.
Чарада авыл мәдәният йорты директоры Шәрәфиева Илсөяр Илдус кызы, китапханәче Шәвәлиева Әлфия Илгизәр кызы, ветераннар советы рәисе Бикмуллина Роза Сәгыйть кызы да килде. Кунакларга күңелле һәм кызыклы конкурсларда катнашырга, үз адресларына шигырьләр һәм җырлар ишетергә һәм, әлбәттә, призлар алырга тәкъдим иттеләр. Биюләр һәм һәркем яраткан һәм белгән табын җырлары җырлаудан башка да үтмәде. Бу көнне аралашу, елмаюлар һәм яз көннәрендә кирәк булган яхшы кәеф күп булды. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
Ә Атабай авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәр Гөлфирә Гарәфиева үзенең карамагындагы ялгыз яшәүче хезмәт ветераны Хәкимә Кәримованы аның өенә “Бибинур” фольклор ансамблен чакырып шатландырды. Җырлар, шигырьләр һәм биюләр тамашачыга уңай эмоцияләр һәм энергия бирде. Ул бик канәгать калды һәм рәхмәт сүзләре белдерде.