Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Усадыда беренчеләрдән булып тавыш бирде

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Усады авылының 1758 нче сайлау участогында беренчеләрдән булып Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев тавыш бирде. Ул шулай ук «Айда на выборы» фотозонасында тавыш бирде. Шуның белән районда яшәүчеләрне сайлауларга килергә чакырды. Сайлау участокларында оттырышсыз лотереяләрдә катнашырга тәкъдим ителә. Анда районның спорт объектларына һәм мәдәният чараларына бушлай йөрүгә сертификатлар биреләчәк! Ә бу – Лаеш шәһәренең “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнына һәм тренажер залына һәм Боровое Матюшино авылының “Волга” МЦ бассейнына бушлай абонементлар, 28 мартта Ризат һәм Зинира Рамазановлар концертына билетлар, 23-24 “Йолдызлык” республика фестиваленең зона турына чакыру, район мәдәният йорты кинотеатрына бушлай сеанска билетлар.

Шул ук вакытта башка торак пунктларда да зур бәйрәм чаралары узачак.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International