Бүген Лаеш мәдәният йортында XVII ачык республика телевизион эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваленең зона этабы гала-концерты башланды. Анда Питрәч, Мамадыш һәм Лаеш районнары балалары катнаша. Фестивальне ачу тантанасында аларны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм “Иҗатка сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге” дәүләт учреждениесе директоры Дмитрий Туманов сәламләделәр.
Эстрада сәнгате бәйрәме иртәгә дә дәвам итә, ә кичен ул көнне фестивальнең гала-концерты була.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте