Кешеләр Казан шәһәренең Ленин бакчасындагы матәм урынына Кемероводагы янгында һәлак булган кешеләр истәлегенә чәчәкләр һәм уенчыклар китерүне дәвам итәләр.
Бүген Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Казанның һәм Татарстанның төп раввины Ицхак Горелик һәм ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Ленин бакчасындагы матәм урынына чәчәкләр салдылар. Аларга Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова да кушылды. Ул да «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге фаҗига корбаннары истәлеген хөрмәтләде.