Лаешта «ОТР» телеканалының «Малые города России» проектын төшерделәр

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә «ОТР» (Общественное телевидение России, Мәскәү шәһәре) телеканалының төшерү төркеме булды. Журналистлар «Малые города России» проекты өчен репортаж төшерделәр. Аерым алганда, алар “Лаеш балык заводы” ЯАҖдә булдылар, анда балык тоту процессы һәм предприятие эше белән таныштылар. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеен һәм Сугышчан Дан музеен карадылар, аның барышында үзешчән язучы  Геннадий Рожков белән аралыштылар. Шулай ук алар талдан әйберләр үрү белән шөгыльләнүче ИП Бурмистровта, КФХ Юркевичта, «Рассвет» ат клубында булдылар.

 «Малые города России» проекты «ОТР” телеканалында чыга, анда илебезнең кечкенә шәһәрләрендә яшәүчеләрнең тормышы һәм көнкүреше турында сөйлиләр.

Лаеш – Татарстан Республикасының әлеге проект өчен фильм төшерелгән беренче шәһәре.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International