«Канатлы дусларыбыз»

2018 елның 31 марты, шимбә

Каникул көннәрендә Нармонка һәм Карадули китапханәләре китапханәчеләре Еронтьева Ирина Владимировна һәм Гармонова Любовь Анатольевна «Пернатые друзья» эко-викторинасы үткәрделәр. Балаларга илебезнең канатлы дөньясы турында сөйләделәр. Аларның исенә шуны да төшерделәр: кошларга ярдәм итәргә кирәк: елның салкын вакытында җимлекләр ясарга һәм кошларны ашатырга. Аннан соң балалар актив төстә кошлар викторинасы сорауларына җавап бирделәр, кошлар турындагы табышмакларга җавап таптылар, шулай ук «Подбери рифму», «Закончи стихотворение» уеннарында катнаштылар. Чара азагында безнең канатлы дусларыбыз турында әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара өчен «Здравствуйте, наши пернатые друзья» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International