«Максим Горький – таныш булмаган таныш».

2018 елның 31 марты, шимбә

Мартта язучы Максим Горькийның тууына 150 ел тулды. 5 сыйныф укучылары Габишево китапханәсенә «Знакомый незнакомец - Максим Горький» дигән әдәби кичәгә чакырылдылар. Балалар Максим Горькийның әдәби псевдоним булуын белделәр. Чынлыкта аның исеме - Алексей Максимович Пешков. Ул – рус язучылар һәм акыл ияләре арасында иң әһәмиятле һәм атаклыларның берсе. «Жизнь и творчество М. Горького» презентациясен карадылар. Китарханәче Сунгатуллина Лилия Абхаевна балаларны «Детство» автобиографик повесте белән таныштырды.

Чарада катнашучылар режиссер Марк Донскойның «Детство Горького» фильмыннан өзекләр карадылар. Китапханәче үзенең хикәясендә язучының балаларны яратуы турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International