«Реальное время» интернет-газетасы 2017 елда Татарстанның муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингын төзеде. Аның лидеры элеккечә – Лаеш районы. 2017 елның 9 ае өчен рейтингта да Лаеш районы 1 урында иде.
«Реальное время» болай дип яза: “Муниципалитетлар рейтингында тулы 2017 ел өчен беренче биш юлны территорияләрендә республиканың икътисад булдыручы предприятиеләре һәм иң эре инфраструктур объектлары булган төп сәнәгать үзәкләре алды. Лаеш, Алабуга, Яшел Үзән, Тукай һәм Әлмәт районнары лидер булды. Башкача әйткәндә, “Казан” халыкара аэропорты, “Алабуга” аерым зонасы, Горький исемендәге завод, КамАЗ һәм “Татнефть” ярдәм күрсәтүче муниципалитетлар.
Белешмә
Районнар рейтингы социаль-икътисади үсешнең төп тугыз күрсәткече нигезендә төзелә. Әлеге күрсәткечләрнең һәркайсы буенча районнар 45әр балл алалар. Соңыннан барлык күрсәткечләр буенча баллар кушыла һәм шуның нигезендә йомгак ясала.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте