Борис Зыковның “Поиск истины” күргәзмәсе.

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Бүген, 2018 елның 10 апрелендә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Борис Зыковның «Поиск истины» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә авторның кызы - Евгения Чеснокова катнашты, ул Борис Зыков эшләре белән таныштырды.

Тәкъдим ителгән эшләрнең авторы - Борис Николаевич Зыков (1939-1992), профессионал рәссам булмый. Ул КАИны тәмамлый, студентларга дәресләр бирә, техник фәннәр кандидаты була. Агачтан юнып әйберләр ясау башта аның өчен бер мавыгу булса, соңыннан аның бөтен тормышы эшенә әйләнә диярлек. Ул атаклы скульпторлар, аерым алганда, агач белән эш итүче Сергей Коненков һәм Степан Эрьзя тәҗрибәсен өйрәнә, иҗади эзләнүдә аларның эшләреннән юл ала.

Үз скульптуралары өчен сюжетларны рәссам дөнья халыклары мифлары, философиясе, әдәбияты, сәнгатеннән ала. Аның гомере мәңге бу дөньяда кешенең чынбарлыктагы билгеләнешен эзләү булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International