Лаешның мәшгульлек үзәге белгечләре бүген Столбище авылы мәдәният йортында үткән вакансияләр ярминкәсенә нәтиҗә ясадылар. Чарада унбиш предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: "НӘФИС-БИОПРОДУКТ” АҖ, "Казан май комбинаты" АҖ, "Казан МЭЗ"ы АҖ, “Казан халыкара аэропорты” АҖ, "ДжиДиСи Сервисез" ЧҖҖ, "АйСиЭл Техно" ЧҖҖ, "РОСИНТЕР РЕСТОРАНС" ЧҖҖ, "Бергауф Лаишево" ЧҖҖ, "Волжская" АФ” ЧҖҖ, “Атабай” агрофирмасы” ЧҖҖ, "Инвент-Электро" ЧҖҖ, "Источник здоровья" ЧҖҖ, "СМП-Механика" ЧҖҖ, Столбищеның “Сказка” балалар бакчасы, Луч КМИЗ АҖ. Килүчеләргә 116 вакансия тәкъдим ителде, алар арасында аппаратчылар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, химик анализ лаборантлары, инженерлар, программалаучылар, төрүче-төяүчеләр, механиклар, машина йөртүчеләр, КИПиА слесарьлары, пешекчеләр һәм башкалар бар иде. Вакансияләр ярминкәсенә килүчеләр арасында мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы гражданнар, шулай ук башка эш эзләүчеләр дә бар иде. Чарада барлыгы алтмыштан артык кеше катнашты, аларның күпчелеге – хатын-кызлар. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 25 юллама бирелде.