“Каравон” бөтенроссия рус фольклоры фестивале Лаеш районы Никольский авылында 26 майда үтәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый боерык бирде.
Узган ел «Каравон» үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей бәйрәме Россия буйлап 20 меңнән артык кунак һәм 150дән артык коллективны җыйды. Анда шулай ук республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский катнашты.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте