Лаеш районының мәшгульлек үзәге Татарстанда иң яхшы дип табылды

2018 елның 13 апреле, җомга

Лаеш районы мәшгульлек үзәге коллективы “2017 елда Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге” республика конкурсында 1 урын алды. Бу турыда бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә билгеле булды. Министр урынбасары Клара Таҗетдинова кулыннан бүләкне Лаеш районы мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова алды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International