Советлар Союзы Герое А.П.Малышев исемендәге Столбище мәктәбенең «Патриоты» кадетлар отряды (6 «К» һәм 10 «К» сыйныфлары) совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 73 еллыгына һәм князь Александр Невский сугышчыларының 1242 елда Чудское күлендә немец рыцарьларын Җиңү көненә багышланган «Смотр строя и песни. Марш победителям!» 7нче Бөтенроссия конкурсында I урын алды. Әлеге конкурста бар Россиядән 37 команда катнашты. Якташларыбызны җиңү белән котлыйбыз!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте