Сокуры авылы «Волжская» агрофирмасы базасында район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин, идарә һәм районның ветеринария хезмәте белгечләре катнашты. Киңәшмәдә аграр предприятиеләрнең агымдагы эшчәнлегенә һәм язгы кыр эшләренә әзерлегенә кагылучы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән аралашканнан соң Михаил Афанасьев «Волжская» агрофирмасының терлекчелек комплексын карады.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте