28 һәм 29 июньдә Лаеш шәһәрендә транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелде

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Лаеш районы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасын үткәрү чорында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 28 июньдә 9 дан 22 сәгатькә кадәр Яр буе урамында (Ленин урамыннан Крупская, Габишев, Лебедева урамнары буйлап) автотранспорт хәрәкәте чикләнә.

Республика педагогик конференциясе, опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен секция утырышы үткәрү чорында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 29 июньдә 13 тән 14 сәгатькә кадәр Маяковский урамында (Космодемьянская урамыннан (хәрби комиссариат бинасы) Яшел тыкрыкка кадәр (1 гимназия) автотранспорт хәрәкәте чикләнә. Кертелгән чикләү үтәлешен Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге контрольдә тотачак.

Вакытлы уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International