Г.Р.Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә мемориаль такта ачтылар.

2018 елның 14 сентябре, җомга

Татарстанда 12-14 сентябрьдә үтүче «Державин укулары» XIV Халыкара фәнни-практик конференция бүген эшенЛаеш районында дәвам итте. Г.Р.Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбендә бөек рус шагыйре хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар. Әлеге тантанада юстициянең Бөтенроссия дәүләт университеты ректоры Ольга Александрова, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Сәламләү сүзендә Михаил Фадеев Сокуры мәктәбенә Державин исеме бирелүнең район өчен аерым горурлык булуын билгеләп үтте. Ул әлеге мәктәптә балалар патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләнер дип өметләнүен белдерде. Ольга Александрова сүзләре буенча, Гавриил Державин Россия юриспруденциясе тарихында зур эз калдырган һәм әлеге тармак белән бәйле кешеләрнең аңа мөнәсәбәте дә аерым.

Илшат Гафуров барлык укучыларга һәм укытучыларга бөек якташыбыз истәлегенә лаеклы булуларын һәм барысыннан да яхшырак булырга тырышуларын теләде. Андрей Поминов ВГУЮ, КФУ һәм Лаеш районы җитәкчелегенә Державин истәлеген мәңгеләштерү буенча алып барылган эш өчен рәхмәт белдерде.

Аннан соң Г.Р.Державин исемендәге мәктәптә мемориаль тактаны рәсмитөстә ачу булды. Соңыннан кунаклар мәктәпнең актлар залына үттеләр, анда КФУ һәм Сокуры мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Аннары «Державин укулары»нда катнашучылар Егорьево авылы чиркәвенә килделәр, аның янәшәсендә Г.Р.Державинның әти-әнисенең кабере урнашкан. Лаеш шәһәрендә конференция секциясе утырышы булды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International