Кадерле дуслар! 2018 елның 27 октябрендә «Татарча диктант» белем бирү акциясе үтәчәк. Бу ирекле бушлай диктант. Акциядә яшенә, җенесенә, белеменә, нинди дин тотуына, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына карамастан теләге булган һәркем катнаша ала.
Акцияне үткәрү урыны: Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Башлана: 10 сәгатьтә. Барлык теләүчеләрне чакырабыз!