Татарстан Республикасы Казан шәһәре 12нче мәктәп укучылары Лаеш шәһәренә килделәр. Алар өчен интерактив уеннар, мозаик үрү буенча осталык сәгате белән Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее буйлап экскурсия оештырылды. Укучылар Сугышчан Дан музеена экскурсия ясадылар, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар һәм тимерчелектә булдылар, тимерче эше осталыгын карадылар.