Лаеш районы Кече Кабан авылы зиратында 1942 елның 20 мартында торак пункт янында һәлак булган өч очучыга реконструкцияләнгән һәйкәл ачтылар. Сугышчыларның исеме һаман да билгесез, әмма моның белән хәзер эзләүчеләр шөгыльләнә.
«Берничә ел элек без “Хәтер маршы” үткәрдек һәм безнең агитбригада Олы Кабан урта мәктәбендә чыгыш ясады. Нәкъ шул вакытта без бу зиратта очучылар кабере барлыгын белдек. Бу вакытта без инде 10 елдан артык республика территориясендә сугышчылар каберләрен эзләү белән шөгыльләнә идек. Без аларны идентификацияли, торышларын тикшерә идек. 2 ел элек бар республика буйлап кабер ташларын алыштыру буенча зур эш эшләнде”, - диде Татарстан Республикасы “Отечество” берләшмәсе” төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасының эшләр идарәчесе Илья Прокофьев.
Яңартылган мемориал ачу тантанасында яшь армиячеләр һәм һәйкәлне реконструкцияләүдә катнашкан Олы Кабан урта мәктәбе укучылары катнашты.
“Монда эзләү эшенә формаль карамаучы кешеләр җыелган. Чынлыкта мондый кешеләр күп – монда эзләү отрядының зур булмаган өлеше генә”, - ди Олы Кабан урта мәктәбе директоры Павел Кореев.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте