Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш бүлеге белгечләре белән берлектә «Патриотическое воспитание молодежи в РФ» дәүләт программасы буенча чаралар планын һәм «Историческая память» чаралары планын үтәү кысаларында Лаешның 1нче гимназиясенең 1 һәм 4 сыйныфларында «Я люблю Татарстан» викторинасы үткәрделәр.
Викторина барышында һәр сыйныф ике командага бүленде. Балалар белгечләр әзерләгән сорауларга актив төстә җавап бирделәр, үзләренең кече Ватаннары турында күп кызыклы нәрсә белделәр.
Әлеге викторинаның максаты – мәдәният һәйкәлләренә, Татарстанда яшәүче кешеләр гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
«Татарстан» командасы 1нче, «Россия» командасы 2нче урын алдылар.
Чара азагында һәр бала “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш бүлегеннән истәлекле бүләк алды.