Лаеш районында Росгвардия өйрәнүләре узды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Лаеш районында өйрәнүләрдә ОМОН һәм СОБР сугышчылары җинаятьчеләрне коралсызландыру өчен төшерү җайланмасы ярдәмендә 15 һәм 30 метр биеклектән МИ-8 вертолетыннан сикерделәр.

Чара башланганчы сугышчылар кыр лагере ясадылар. Операциянең шартлы урынына алар МИ-8 вертолетында килделәр. Бу вакытта спецназның личный составы һәм  Росгвардиянең территориаль органы махсус билгеләнештәге авиаотряды пилотлары гамәлләренең бердәмлегенә аерым игътибар бирелде.

Чара урманга качкан кораллы җинаятьчеләрне коралсызландыру белән төгәлләнде. Көндәш белән алышу өчен росгвардиячеләргә яшеренеп һәм хәрби тәртиптә хәрәкәт итәргә туры килде. 

Биш көнлек чаралар дәвамында махсус берләшмәләр хезмәткәрләре тактик, топографик, сапер һәм медицина әзерлеге буенча һөнәри күнекмәләрне кабатладылар, шулай ук атуда практика үттеләр һәм гранат ату ысулларын үзләштерделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International