30-31 октябрьдә Татарстан Республикасында инвалидлар арасында 25 компетенция буенча «Абилимпикс - 2018» һөнәри осталык конкурсы булды. ЛТЭТ студентлары анда ике компетенциядә катнашты: “Предпринимательство”, анда Анастасия Шастина 1 урын алды, һәм «Ресторанный сервис», анда Дмитрий Григорьев 2 урын алды.
АБИЛИМПИКС - халыкара коммерциячел булмаган хәрәкәт, аның бурычлары һөнәр сайларга ярдәм итү, инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри белем алырга мотивацияләү (инвалидлар арасында WorldSkills).
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте