«Иҗат коррупциягә каршы» республика конкурсы старт алды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Мәктәп укучылары, студентлар һәм 30 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелүче «Творчество против коррупции» иҗади эшләрнең республика конкурсы старт алды.

Нәрсә тәкъдим итәргә мөмкин. Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тапшыра алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш үз эченә коррупциигә карата тискәре мөнәсәбәтне чагылдырган төрле эшләрне ала: мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һәм башкалар.

Бу миңа нәрсәгә. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар алалар, ә аларның эшләре Министрлыкның коррупциягә каршы чаралары реклама кампанияләрендә файдаланырга мөмкин.

Гаризаны кая тапшырырга. Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябреннән Министрлыкның яңа бинасында Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 307 кабинет адресы буенча яки protivcorrupcii@gmail.com электрон почтасы аша кабул ителә. Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән.

Кем бәяли. Җиңүчеләрне башкарма һәм закон чыгаручы хакимият, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләреннән, иҗади эшләр булдыру өлкәсендәге экспертлардан торган жюри билгели.

Тулырак мәгълүматны каян белергә була. Эшләргә таләпләр һәм бәяләү критерийлары белән http://bit.ly/protivcorrupcii ссылкасы буенча конкурс кагыйдәләреннән белергә мөмкин. Оештыручыларга сорауларны protivcorrupcii@gmail.com электрон почтасы һәм +79377786108 телефоны аша бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International