Лаеш районында техника кышкы сезонда эшләү өчен әзер

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Лаеш шәһәрендә кышкы сезон алдыннан техниканы карау булды. Есенин урамында 30дан артык берәмлек техника куелган иде. Алар безнең районда даими төстә үткәрелүче өйрәнүләр яки гадәттән тыш хәлләр очрагында җәлеп ителә. Алар арасында янгын сүндерү машиналары, йөк төягечләр, һава мендәрле судно, автолавка, кар чистарту техникасы һәм башка күпләр бар. Гадәттән тыш очракларны бетерүгә 118 нче янгынга каршы часть, дәүләт ветеринария хезмәте, Лаеш үзәк район хастаханәсе һәм башка күп оешмалар көче һәм чаралары җәлеп ителә. Карауны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе, районның КЧС рәисе Михаил Фадеев үткәрде. Ул персонал белән аралашты һәм техниканың кышкы чордагы гади булмаган эшкә әзер булуына инанды. “Табигый яки техноген ЧС очрагында барысы да кичекмәстән аның нәтиҗәләрен бетерүгә керешергә әзер. Соңгы вакытта автомобильләр һәм махсус техника паркы шактый яңартылды, калганнары ремонтланды һәм буялды. Әлбәттә, кайбер кисәтүләрне бетерү таләп ителә, әмма тулаем алганда, мин Лаеш районы вакыйгаларның уңай булмаган үсешенә дә әзер дип уйлыйм. Быел инде хәрби тревога буенча чыгарга туры килде, шулай булгач бездә тәҗрибәле һәм үз эшен белүче кешеләр эшли”, - дип билгеләде Михаил Фадеев.   

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International