Хезмәт терапиясе - бәйләү

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Үз карамакларындагылар белән эштә төрле технологияләр үзләштереп, аларның актив төстә озак яшәүләрен озайтырга һәм тормыш белән кызыксынуларын сакларга теләп Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре киң таралган “Бәйләү” хезмәт терапиясен кулланалар. Бәйләү олы кешеләрнең гомуми тормыш тонусын һәм физик яктан эшкә сәләтлелекләрен күтәрүгә этәргеч бирә. Шул ук вакытта өлкән кешеләр үз эшчәнлекләренең нәтиҗәсен күрәләр һәм канәгатьлек алалар.

Бәйләү бар организмга уңай тәэсир ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International