Халыкара толерантлык көненә Рождествено авыл җирлеге балалары өчен авыл китапханәсе китапханәчесе Ю.М.Симонова авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Л.В.Хәсәнова һәм Ю.Ю.Качалкина белән бергә "У нас единая планета, у нас единая семья" толерантлык дәресе үткәрделәр. Слайд-презентацияне караганнан соң балалар “толерантлык” сүзе белән таныштылар, бергәләп “толерант кеше” аңлатмасын таптылар. Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, Л.Толстой, Б. Шоу, А.деСент-Экзюпери кебек бөек кешеләр сүзләрен ишеттеләр, "Доскажи пословицу о дружбе", "Волшебный стул", "Нарисуй себя" биремнәрен актив үтәделәр. Китапханәче И.Токмакованың "Сказочка о счастье" шигырен укыды, аның буенча баш герой-корольнең гамәлләре турында җанлы фикер алыштылар. Катнашучылар үзләре эшләгән яхшы гамәлләр турында сөйләделәр. Чара азагында балаларга күңелле музыка астында хәрәкәтчән уеннар тәкъдим иттеләр, алар бик шатланып үзләренең активлыкларын күрсәттеләр.