Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары «Молодые профессионалы» WorldSkills Russia-2018 төбәк чемпионатында катнаштылар. «Обслуживание авиационной техники» компетенциясе буенча Артём Никитин 3 урын алды (җитәкчесе И.А.Алешин), «Промышленный дизайн» буенча Екатерина Шастина (җитәкчесе М.В.Савельева) һәм Егор Бурумов (җитәкчесе Д.Ш.Гайнуллина) 3 урынны бүлештеләр. “Промышленный дизайн - юниоры» компетенциясендә Лаешның 1нче гимназиясе укучылары да катнашты - Лаура Якимова һәм Арина Ермолаева (җитәкчеләре Р.И.Нигъмәтҗанов - техникумның 3 курс студенты, Р.С.Шәфигуллина), ә Арина Ермолаева 2 урын алды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте