“Бердәм Россия” партиясенең Лаеш районы Рождествено беренчел бүлеге Татарстанда иң яхшысы дип табылган

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Казан шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVIII Конференциясе булды.

Конференциянең көн тәртибендә партиянең Татарстан төбәк бүлегенең 2018 елдагы эше һәм киләсе елга бурычлар турында мәсьәләләр бар иде. Конференция утырышында партиянең Лаеш җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев катнашты, чараны партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды, конференция кунагы, партия Генераль Советы Секретаре урынбасары, РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Селиверстов актив катнашты.

Гадәт буенча конференция азагында 2018 елда тырышып эшләгәннәрне бүләкләделәр. Татарстан Республикасының 2010 беренчел бүлеге арасында «Лучшее первичное отделение» конкурсында “Рождествено” беренчел бүлеге секретаре, Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу беренче урын алды. Аңа бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International