Рөстәм Миңнеханов Лаешта полиция бүлеген ачты һәм «Зулейха открывает глаза» сериалын төшерү мәйданчыгында булды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районына килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар озатып йөрде.

Республика башлыгы ЭЭМның район бүлеге бинасын ачу тантанасында катнашты. Президент ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган кирәкле чаралар кулланылуын билгеләде.

“Мин Лаеш районын үзенчәлекле дип саныйм, чөнки монда “Казан” халыкара аэропорты, “Казан экспо” күргәзмә үзәге урнашкан, башкала халкының күп өлеше бу районга килергә ярата. Болар барысы да сезгә аерым җаваплылык өсти, чөнки иминлек мәсьәләләре һәрчак иң мөһиме булачак”, - диде Миңнеханов.

Республика башлыгы яңа бинаны карады, полицейскийлар эше шартларын һәм кулга алынганнар өчен корылмаларны бәяләде.

Өстәмә корылма һәм мансарда катын төзү аркасында полициянең төрле берләшмәләре хезмәткәрләренең эш шартлары яхшырды. Моннан тыш, матди дәлилләрне саклау өчен махсус корылмалар, ял бүлмәсе һәм дежур частьның личный составы өчен туклану бүлмәсе, гражданнар кабул итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлмәсе барлыкка килде.

Лаешта булу барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук шәһәрнең тарихи үзәген карады, анда «Малые города и истерические поселения» федераль конкурсында отылган грант акчаларына “Лаеш бульвары” проекты гамәлгә ашырыла.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов «Зулейха открывает глаза» сериалы төшерелә торган Семрук тарихи поселениесендә булды.

ТР Президентына төшерү мәйданчыгы буенча экскурсияне Лаеш районы башлыгы  Михаил Афанасьев, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова һәм кинофильм продюсеры Илья Папернов үткәрде.

Республика башлыгы Семрукның тагын бер туристик объект булу мөмкинлеген билгеләде һәм аны бу юнәлештә үстерергә чакырды. Өстәвенә, Семрук поселениесе – тулы кыйммәтле нәфис фильм төшерү өчен төзелгән Татарстанда беренче күпфункцияле декорация.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International