Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова авыл җирлегендә яшәүче, гаиләләрендә беренче бала туган 25 яшькә кадәрге яшь әниләргә республика социаль түләвен 1500 нче юбилей алучыда булдылар. Ул Лаеш районы Макаровка авылында яшәүче Дарья Мельникова. Яшь әни республикадан 50 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнүче ярдәм алачак. Моннан тыш, ул беренче бала туганда яшь ярымга кадәр РФ Президенты Владимир Путин карары буенча түләнә торган төбәктәге яшәү минимумы күләмендә айлык федераль түләү алучы да.
Эльмира Зарипова һәм Татьяна Борһанова Дарья Мельникованы кызы Дарина туу белән котладылар һәм аңа Министрлык һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкләр һәм акчалата ярдәм тапшырдылар. Аларга ГТРК «Татарстан» телеканалы төшерү төркеме дә кушылды.
ТР Хөкүмәте карарына ярашлы төстә, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала туган өчен 50 мең түлиләр, ә авыл җирендә яшәүче 29 дан яшьрәк хатын-кызларга – өченче бала туган өчен 100 мең сум түлиләр. Бер тапкыр түләнүче акчаны авыл җирлегендә кимендә өч ел яшәүче яшь әниләр генә ала.
Айлык федераль пособиене алу өчен берничә шартка туры килергә кирәк.
Бер тапкыр бирелүче республика яки ай саен түләнүче федераль түләүне алу өчен ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органына (социаль яклау бүлеге) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте