Шундый исем астында Үзәк китапханәдә Аналар көненә багышланган музыкаль-шигъри кичә үтте. Бәйрәмдә «Мастерица» клубы әгъзалары катнашты. Сәламләү сүзе белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Н.В.Лицова чыгыш ясады. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, аларның һәрвакытта да җәмәгать кабул итүенә мөрәҗәгать итә алуларын искәртте, анда алар депутатларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә һәм реаль ярдәм ала алачаклар. Шулай ук ул барысына да “бердәм Россия” партиясеннән бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм барышында, чәй артында әниләр шигырьләр укыдылар, яраткан җырларын җырладылар, биеделәр, гитарада уйнадылар, конкусларда һәм инсценировкаларда катнаштылар, үз әниләре турында искә алдылар. Осталык сәгатендә алар салфеткалардан чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. Чара бик дулкынландыргыч булды.
Язучы Максим Горький болай дигән: "Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя, вся гордость мира - от Матерей!"