Түгәрәк өстәл

2018 елның 23 ноябре, җомга

Аналар көне алдыннан, 23 ноябрьдә “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Пусть говорят сегодня мамы» темасына түгәрәк өстәл булды.

Чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт күрсәтүдәге күп балалы гаиләләр әниләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр әниләре катнашты.

Кунаклар арасында матди ярдәмнең Республика үзәге бүлеге мөдире Елена Прянишникова, район педиатры Марина Егорова, “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова катнашты.

Чакырылганнар үз чыгышларында хатын-кызның билгеләнеше, ана булуының бәхете кебек темаларны күтәрделәр, гаилә аңлатмасына кагылдылар.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ольга Германова түгәрәк өстәле утырышына йомгак ясап барлык хатын-кызларга сәламәтлек, елмаюлар һәм бәхет теләде, ә Наталья Лицова РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Богуславскийдан көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырды.

Чара чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International