Кайбер гражданнарның товар сатып алгач касса (товар) чегын алу яки аны товар хезмәте (яраклылыгы) срогы тәмамланганчы саклау гадәте юк. Ә бит чек сатып алучыны товарны кире кайтарганда күп кенә мәшәкатьләрдән коткаручы дәлилләү базасы булып тора.
Чек булганда сатып алучы сатучы янына барып товарны алыштыруны яки түләнгән акчаны кире кайтаруны сорарга мөмкин. Ә чек югалганда яки кирәк булмаганлыктан кибеттә калдырылганда нишләргә?
Әгәр сезгә чексыз товарны кире кайтарудан баш тартканда сатучы исеменә ике экземплярда гариза бирергә кирәк, анда сатучының исеме, реквезитлары, шәхси мәгълүматлары, адресы, элемтә телефоны номеры күрсәтелә. Анда килешүне җентекләп тасвирларга: товар кайчан һәм кайда сатып алынган, аның бәясе, җитешсезлекләре, аларны ачыклау вакыты, үз таләпләреңне аңлатырга.
Товарны сатып алганда шаһитлар булганда, аларның мәгълүматларын күрсәтергә, алардан фактны раслауга ризалык алырга кирәк.
Әгәр сатучы мондый шаһитлар күрсәтмәләрен игътибарга алмаса, Сез судка мөрәҗәгать итә аласыз. Суд вакытында алар суд тарафыннан бәяләнәчәк.
ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы