Татарстан җыелма командасы «Абилимпикс» милли чемпионатыннан кайтты

2018 елның 25 ноябре, якшәмбе

Татарстан җыелма командасы инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» IV Милли чемпионаттан кайтты. Ул 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә үтте. Аларны Казанда тимер юл вокзалында каршыладылар, каршылаучылар арасында Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та бар иде.

Татарстан Республикасы әлеге чемпионатта гомумкоманда исәбендә 3 урын һәм шәхси исәптә 19 медаль алды.

“Алтын” - 5 компетенциядә 8 медаль («Фотограф-репортер», «Предпринимательство», «Кирпичная кладка», «Парикмахерское искусство», «Промышленная робототехника»). Алар арасында Лаеш техникумы студенты Анастасия Шастина да бар, ул «Предпринимательство» компетенциясендә 1 урынга лаек булды.

Татарстан Республикасын 24 компетенция буенча 31 катнашучы тәкъдим итте.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International