Лаешта Әниләр көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 25 ноябре, якшәмбе

Бүген Лаеш районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара булды. РДК сәхнәсеннән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова бәйрәм белән котлады. Ул һәр кеше өчен әниләрнең иң кадерле кеше булуын билгеләде. Шулай ук ул өч һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче әниләргә рәхмәт белдерде, аларны безнең заман геройлары дип атады. Бүгенге көндә Лаеш районында  күп балалы 527гаилә яши, аларның 467 сендә өчәр бала, 36 сында – 4әр бала, 18 ендә – 5әр бала, 4 гаиләдә – 6шар бала, ә икесе 7шәр бала тәрбияли. Чыгышыннан соң Татьяна Борһанова күп балалы гаиләләргә район башлыгы Рәхмәтен тапшырды. Әниләр һәм әбиләрне бәйрәм белән Советлар Союзы Герое, Лаеш һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецов та котлады. Ул хатын-кызларга ныклыклары, характерлары һәм терәк булулары өчен рәхмәт әйтте.

Тантаналы чара матур концерт белән дәвам итте, аны район артистлары әзерләгән. Әниләр көне белән «Sanny voice» вокаль студиясеннән иң яшь артистлар да, “Ветераннар хоры”ннан иң өлкән буын да котлады. Ахырдан барлык чакырылган гаиләләр бүләкләр алдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International